Әлмәтне нинди чәчәкләр бизәячәге билгеле булды
Беренче булып лаләләр барлыкка киләчәк.
Урамда соңгы кар ятканда шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе теплицалары яшеллеккә күмелгән. Берьеллык чәчәк үсентеләрен әзерләү тулы куәтенә бара.
Кызгылт сары, кызыл, ак петунияләр ике-өч атнадан чәчәк атачаклар. Ә хәзер биш хезмәткәр чәчәкнең үсентеләрен торфлы махсус савытларга аерып утырту белән мәшгуль.
Оешманың өч теплицасында 360 мең берьеллык чәчәк үсентесе үсә, алар тиздән шәһәр клумбаларын бизәячәк. Әмма көннәр җылынганчы чәчәк үсентеләре теплицада.
Беренче орлыкны 22 февральдә утыртканнар, һәм инде 9 мартта үсентеләрнең беренче партиясен аерып күчереп утыртырга керешкәннәр.
Ә беренче булып Әлмәтне лаләләр бизәячәк. Күпьеллык үләннәрнең суганчыклары туфракта ук кышлаган.
Яшелләндерүчеләрнең бурычы-сыйфатлы үсентеләр үстерү генә түгел, ә дөрес итеп, зәвыклы итеп, урамнарны бизәү дә. Ә монда нечкәлекләр күп. Әйтик, кара төстәге чәчәкләрне юл читенә якынрак утыртачаклар, ачык төстәгеләре – үзәктә булачак.
"Алар боҗраларны, шәһәрнең клумбаларын, нинди дә булса әһәмиятле объектлар янын, җәмәгать урыннарын, мәсәлән, пляж, яшьләр үзәге янын, Ленин, Тукай, Гагарин урамнары чатларын, администрация каршын, Ленин мәйданы, «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданын бизәячәк. Бөтен җирдә дә безнең чәчәкләр булачак", - дип хәбәр итте төзекләндерү һәм яшелләндерү участогы башлыгы Людмила Никитенкова.
Әлегә теплицаларда кирәкле температура лампалар ярдәмендә саклана.
1 июльгә теплицалар тулысынча бушаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа