Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үзизоляция режимын бозучыларны ачыклау дәвам итә

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрүне дәвам итә.

Административ участокларны йөреп чыгу барышында патрульлек маршрутларында хокук сакчылары әлмәтлеләргә  үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында искә төшерә.

Тәртип сакчылары шәһәр халкына шәхси гигиена чараларын үтәргә, антисептик чаралар, саклагыч перчаткалар һәм битлекләрне кулланырга киңәш итә.
Патрульлек барышында өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирелә. Полиция хезмәткәрләре пенсионерлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрә, билгеләнгән режимны үтәүне һәм өйдән кирәк булган очракта гына чыгуны сорый.

Чираттагы рейд барышында берничә дистә әлмәтлегә  административ материаллар төзелгән. Ял көннәрендә урамнарда патрульлек итү көчәйтеләчәк. 
Хокук сакчылары шуны искәртә: урамга чыкканда үзегез белән документлар яки смс-пропуск алу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса