Шәһәр башлыгы белән туры эфир инстаграмда узды.
Тимур Дмитриевич билгеләп үткәнчә, БДИ тапшыруның төп этабы тәмамланды һәм акрынлап нәтиҗәләр килә башлады.
Имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча иң күп 100 баллы фән - рус теле. 100 балл җыйган 6 бала - 16 һәм 23нче мәктәпләр, 1нче гимназия һәм 2нче лицей укучылары. Әдәбият буенча иң яхшы нәтиҗәләр 2 нче лицей һәм 1 нче мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларында булды. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел математика буенча уртача бал узган ел белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. 20дән артык кеше имтихан тапшыра алмаган.