Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 6 балалар бакчасы «Яшь мастер-2023 (BabySkills)» муниципаль конкурсында катнашты

Чара 18 нче «Аленький цветочек» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә узды.

Әлмәтнең 18 нче "Аленкий цветочек" балалар бакчасында «Яшь мастер-2023 (BabySkills)» муниципаль конкурсы узды. Чараның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда беренчел уңышлы һөнәри тәҗрибә формалаштыру.

Конкурста алты мәктәпкәчә учреждение катнашты: 18, 24, 34, 38, 50 нче һәм "Каракүз" балалар бакчалары. 

11 катнашучы ике компетенция буенча чыгыш ясады: «Пешекче эше» һәм «Мәктәпкәчә тәрбия». Чарада катнашучылар белән бергә 15 мәктәпкәчә яшьтәге волонтер катнашты.

Һәр компетенция буенча конкурс биремнәре WorldSkills Russia стандартларына яраклаштырылган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән.

 Яшь аш-су осталары  вафлилар пешерделәр, җиләк-җимеш салатлары һәм коктейльләр әзерләделәр. Яшь тәрбиячеләр чын мәгънәсендә волонтерлар белән нәфис әдәбият, иҗади рәсем, әйләнә-тирә дөнья белән танышу, танып белү циклы буенча дәресләр үткәрделәр. Һәр компетенциядә жюри җиңүчеләрне бүләкләде.

«Мәктәпкәчә тәрбия»компетенциясе җиңүчеләре:
1 урын – Федотова Александра, «Татнефть-мәктәп" "Каракүз" балалар бакчасы
2 урын – Гөбәйдуллина Азалия, 50 нче балалар бакчасы
3 урын-Мөхлисова Лиана, 18 нче нче балалар бакчасы.


"Пешекче эше" компетенциясе буенча:
1 урын – Евлампьева Кира, 18 нче балалар бакчасы

2 урын-Плешкова Виктория, 50 нче балалар бакчасы
3 урын-Егор Дуденков, 34 нче балалар бакчасы


«Мәктәпкәчә тәрбия» номинациясендә җиңүчеләр:
Харизматик педагог Камалов Артур, 24 нче балалар бакчасы
Илһам бирүче тәрбияче Филиппова Злата, 34 нче балалар бакчасы.


"Пешекче эше" номинациясендә җиңүчеләр:
- "Мастер-Алтын куллар" - Зәкиева Ләйсән, «Каракүз» балалар бакчасы


Җиңүгә омтылыш өчен Гәрәева Эльмира бүләкләнде, 24 нче балалар бакчасы
"Оригиналь ризык" - Әхмәтвәлиева Милана, 38 нче балалар бакчасы.


Чара барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр һәм күп кенә уңай эмоцияләр калдырды.

Тамашачылар, чемпионат кунаклары һәм ата-аналар балаларның мөстәкыйль эш нәтиҗәләренә сокланалар. «Яшь оста (BabySkills)» конкурсы һәр баланың үзенчәлекле сәләтләре барлыгын раслады. Педагогларга һәм ата-аналарга бу сәләтләрне вакытында күреп  үстерү бик мөһим, дип хәбәр итә Әлмәт районы мәгариф идарәсе.

 

Фото: Әлмәт районы мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса