Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы мәктәпләре арасында “Милли мәдәниятләр” фестивале старт алды

Фестивальгә Мәмәт мәктәбе дә кушылды.

2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы уңаеннан, Әлмәт районы Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы Әлмәт районы мәктәпләре арасында старт алган “Милли мәдәниятләр” фестиваленә кушылды. “Без данлы татарлар” шигаре астындагы чыгышларны балалар һәм яшүсмерләр үзәге директоры Садыков Тимур Римович, директор урынбасары Зиганшина Диляра Марсовна, методистлардан торган мәртәбәле жюри карады.


Визитка (сәламләү чыгышы), туган төбәкнең гореф- гадәтләрен, йолаларны күрсәтү, “Халык уенчыгы” ясау, милли ризыкны тәкъдим итү бүлекләрен үз эченә алган биремнәрне мәктәп коллективы җиренә җиткереп башкарып чыкты.


Инглиз теле укытучысы Шафиков Ильмир Рагыйз улы, алтынчы һәм тугызынчы сыйныф укучылары белән берлектә дәртле, җырлы – биюле сәламләү чыгышы кунакларны бәйрәм рухына кертеп җибәрде. Татар халкының милли бәйрәме “Сабантуйга бүләк җыю” йоласы, татар теле, техногоия укытучысы Миннегалимова Гөлнур Фазыл кызы үткәргән “Татар курчагы” ясау осталык дәресләрендә укучылар барлык сәләтләрен күрсәтте.


Татар халык милли ашларын тәкъдим итү бәйгесенә татар чәк-чәген сайлау бик отышлы килеп чыкты. Аны җиренә җиткереп мәктәп директоры Гыйләҗева Миләүшә Әхәт кызы үзе яклады. Аш-суга осталыгын тагын бер кат раслап, ул зәвыклы итеп эшләнгән презентация ярдәмендә, татарның символы булган чәк-чәкне әзереләү, пешерү серләрен сөйләде. Шунда ук аны кунакка алып бару, бүләккә бирү өчен бизәү осталыкларын да эшләп күрсәтте.


Кунаклар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булып, Мәмәт авылы тарихы, җирле мәдәният, гореф-гадәтләрне чагылдырган экспонатлар белән дә танышып чыктылар.


“Кул эшләрем – җанга сихәтем” темасы астында укытучылар һәм укучыларның үз куллары белән эшләгән картиналары, чиккән, бәйләгән эшләнмәләре, нәсел шәҗәрәләреннән бай күргәзмә дә бәйрәмгә ямь өстәде.

 

Фото: Мәмәт мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса