Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә тикшерү органнары хезмәткәрләрен балалар бәйрәм белән котлады

Аларның күбесе полициядә эшләргә хыяллана.

Тикшерү бүлегенә иң яшь хокук сакчысын эшкә алалар. Бу-эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча тикшерү бүлеге хезмәткәрләренә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне котлау сценарие.

Төрле вакыйгалар, сорау алулар, эшне караулар - алар барысы балалар бакчаларына йөрүчеләр сөйләгән шигырьләрдә сурәтләнгән. 

Тикшерү органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә булачак хезмәттәшләреннән котлау кабул иттеләр. Балаларның күбесе полициядә эшләргә хыяллана. Форма да бик килешә балаларга.

35-нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар полиция хезмәткәрләре өчен бию номерлары һәм шигырьләр әзерләгәннәр. 


6 апрель - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары тикшерү аппараты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бәйрәм рәсми статуска ия түгел, әмма РФ Эчке эшләр министрлыгында ел саен билгеләп үтелә. Нәниләр дә буш кул белән килмәгән. Алар хезмәткәрләргә үзләре ясаган открыткаларны тапшырдылар. 

Җавап итеп, яшь тикшерүчеләр дә бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса