Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Зифа Нагаевага яңа бизнес ачарга тәкъдим иткәннәр

«Туган көн турында hаман яза, синдә генә инде туган көн димәгез, мәзәкләре калган. Көн буе шалтырату кабул иттем, чираттагы шалтыратучым: «Исәнмесез, Зифа Нагаева! Миңа 1,2 мең акча биреп торыгыз әле, иртәгә үк бирәм, нык кирәк иде шул! Мине вообще то бүген туган көн белән котлап шалтыраталар,- дигән идем. Эээээ...,, диде дә трубкасын куйды, туган көн турында ләм-мим, бер сүз дә юк. Икенче көннең иртәсе, телефон шалтырый. Исәнмесез! Минем иртәгә соңгы туган көнем, миңа сезне тәкьдим иттеләр, әхирәтләр белән мунчага барабыз, безне развлекать итеп баянда уйнап, жырлап торырга чакырырга иде сезне, түләү проблемасы юк! Эч катты көлеп, үземне шәрә килеш мунчада баянда уйнап, жырлап торганны күз алдына китердем.! Әллә бизнес ачасы инде, мунчада уйнап, җырлап күңел ачтыручы буларак. Бәлки яхшы гына акча эшләп китеп булыр иде, ничек уйлыйсыз?» дип яза Зифа ханым шәхси аккаунтында.

 

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса