Якты киләчәккә өмет итүче Әлмәт Микулае тантана итәрме?
Мәдәният. Сәнгать

Якты киләчәккә өмет итүче Әлмәт Микулае тантана итәрме?

Бүген «Тантана» республика театр премиясе номинантлары мәгълүм булды. Исемлек Театр әһелләре берлеге сайтына урнаштырылган.

Быел Әлмәт татар дәүләт драма театры 4 номинация буенча тәкъдим ителә.

  • "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясендә - Фазыл Насыйбуллин ("Көзге сере" спектакле).
  • "Актёрлар ансамбле" номинациясендә - "Көзге сере" спектакле. 
  • "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә - Рафик Таһиров ("Микулай" спектакле).

"Балалар театры" номинациясендә - "Җир" спектакле.

Фото:Татьяна Афонина

Чыганак