Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Кенәри»ләр хуҗасы кешегә яраклашмый

Укылган китапларыңның авторын якыннан күрү, аның белән очрашу һәм аралашу барлык әдәбият сөючеләрнең хыялыдыр ул, мөгаен. Әлмәтлеләрнең исә бу хыялы чынга ашты. Чөнки бу көннәрдә нефтьчеләр каласында Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм барыбызга да таныш булган «Кенәри»ләр хуҗасы Ринат Мөхәммәдиев кунак булды.

Шәһәребезнең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә алма төшәр урын да калмаган. Әлбәттә, мәшһүр шәхес белән очрашуга шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар, укытучылар, мәдәният өлкәсе вәкилләре, китапханәчеләр һәм Ринат Мөхәммәдиев иҗатына мөкиббән кешеләр килгән иде.

Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев сүзне язучының балачак хатирәләреннән башлады. Баксаң, араларында Әлмәт төбәгенә кагылганнары да юк түгел икән. Ник дигәндә, тумышы белән Мамадыш егете булган Ринат әфәндедә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, нефтьче булу теләге туа. Шук һәм тапкыр егет моның өчен хәтта Бөгелмәгә кадәр бара. Ләкин язмыш дигәннәре син уйлаганча гына килеп чыкмый шул... Бигәш урамнары буйлап туган ягына юл тотканын һаман хәтерли әле ул. Үзенең холык-фигыле һәм тормышка карашы белән ул, гомумән, сәнгать-мәдәният кешесе булмый:

- Мин укыганда иң яраткан фәнем математика, физика, химия иде.  Мәктәпне тәмамлаганда шул фәннәрдән генә «бишле» һәм бердәнбер «өчле» чыкты. Ул да булса татар теленнән, - дип уртаклашты Ринат әфәнде.

Моннан чыгып, төгәл фәннәрне яраткан Ринатның иҗат юлы ничек башлана соң? Әдәбият дөньясында аның юлы Шаһинур Мостафин белән бәйле. Ул аны Мамадыштагы әдәби түгәрәккә озата килә. Шунда аңа үз шигырен укып карарга тәкъдим итәләр һәм икенче килгәндә башка шигырьләрен дә алып килүен сорыйлар. Әдип үзе шаярып әйтмешли «Киләсе атнадан инде ул шагыйрь булып китә».

Бүгенге көндә язучы Мәскәү шәһәрендә нәшер ителүче «Татарский мир - Татар дөньясы» газетасында баш мөхәррир вазифасын башкара. Ләкин барыбер дә аның туган ягыннан аерылып торганы юк. Вакыты булган саен ул  Казандагы йортына кайтып, иҗатка бирелә. Мәскәүдә яшәсә дә әсәрләре Казанда языла икән.

- Күршегә, редакторга яки Президентка ярыйм дип әсәр яза башлый икән язучы, ул кеше, минем фикеремчә, шул минутта ук язучы булуыннан туктый, - дип үз фикерен белдерде ул.

Хәзерге вакытта Ринат Мөхәммәдиевнең әсәрләре күп тапкырлар төрек, кытай һәм француз телләрдә басылып чыга. Мисал өчен, Төркиядә  чыккан китапларының тиражы татар телендәгендән дүрт тапкырга күбрәк. Рус телендә «Крушение» әсәре Мәскәүдә дүрт тапкыр басылган. Китаплары кайда гына һәм нинди генә телдә басылып чыкса да, аны бар җирдә дә татар язучысы буларак укыйлар.

Ринат Мөхәммәдиевне язучы Ринат Мөхәммәдив дәрәҗәсенә нинди әсәр китерде дигән сорауга аның җавабы болайрак яңгырады:

- Ул, әлбәттә, «Ак кыялар турында хыял» әсәре. Киң җәмәгатьчелек каршында мине язучы итеп таныткан әсәр - «Кенәри - читлек кошы», ә  ил күләмендә вакыйга буларак кабул ителгәне - «Сират күпере».   

Очрашуга җыелучыларны кызыксындырган сорауларның берсе «Кенәри - читлек кошы» романына кагылышлы иде. Аның геройлары һәм автор арасында бәйләнеш бармы? Сорауга әдип «Кенәри - читлек кошы»нда минем биографиядән һичбер деталь дә юк. Ләкин ул тормышны мин күреп яши идем» дигән җавап кайтарды.  

Ринат Мөхәммәдив шулай ук үз чыгышында Әлмәтнең зыялы төбәк булуын һәм биредә татар әдәбиятының асыл вәкилләре яшәвен билгеләп узды:

- Тамыры  булмаган  җирдә мондый кешеләр үсеп чыга алмый!

Очрашуга килгән шәхескә рәхмәт йөзеннән әлмәтлеләр «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы буенча дөнья күргән төбәгебезнең язучы һәм шагыйрьләре китапларын бүләк итте.

Әдәбият бәйрәме исә шәһәрбезнең үзешчән артистлары Луиза Якупова  һәм «Заман» төркеме егетләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырдан барыбыз бергә ясаган фото бу матур очрашуның якты истәлеге булып минем дә фотоальбомда урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса