Ислам мәдәнияте музее 2019 елны Ризаэддин Фәхреддингә багышлый
17 гыйнварда педагог-мәгърифәтче, шәркыять белгече тууына 160 ел тулачак.
Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музее 2019 елны дин эшлеклесе, педагог-мәгърифәтче, шәркыять белгече Ризаэддин Фәхреддингә багышлый. 17 гыйнварда Риза Фәхреддин тууына 160 ел тулачак. Шул уңайдан Ислам мәдәнияте музее мәгърифәтченең рухи мирасына һәм шәхесенә багышланган төрле чаралар әзерли, дип хәбәр итәләр музейдан.
Музейчылар “ВКонтакте” социаль челтәрендә Риза Фәхреддиннең (1859-1936) юбилей елы уңаеннан аерым сәхифә дә ачкан. Ел дәвамында оештырылачак чаралар турында биредә хәбәрләр биреп барачаклар.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа