Быел «Евровидение» Халыкара вокаль бәйгесе үткәрелмәячәк.
Бу хакта бәйге рәсми сайттa хәбәр ителә.
"Соңгы берничә атнада без "Евровидение" бәйгесен үткәрүнең күп альтернатив вариантларын карадык. Әмма бөтен Европа буенча Covid-19 таралуына бәйле билгесезлек барлыкка килде. Шулай ук трансляция үткәрүче илләр хөкүмәте һәм Нидерланд хакимияте чикләүләр кертү сәбәпле Европа хәбәрләр тапшыру берлеге (EBU) планлаштырылган чараны уздырмау карарын кабул итте", диелә хәбәрдә.