Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстан янә "Бөек илнең бөек киносы" бөтенроссия акциясенә кушылачак

2 сентябрьдә республикабызда «Бөек илнең бөек киносы» бөтенроссия акциясе узачак.

Акция кысаларында М. Шолохов язган «Судьба человека» әсәре буенча режиссер С.Бондарчукның фильмын һәм С. Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» документаль фильмын ачык мәйданчыкларда һәм шәһәр җәмәгать киңлекләрендә күрсәтү планлаштырылган.

Аудиторияне киңәйтү, балаларны һәм яшьләрне акциягә җәлеп итү максатыннан ТР ГАУ «"Патриот" республика спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү үзәге» Татарстанда акцияне кабат үткәрүне башлап җибәрде.

Татарстан Республикасында фильмнар бер үк вакытта 36 мәйданчыкта күрсәтеләчәк.

Белешмә: 

2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясе тарафыннан, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы тормышка ашырыла.

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көненә, 2 сентябрь Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнгә багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса