Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанда «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерелә башлады

Татарстанда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерү эшләре башланды.

Проект шагыйрәнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк 100 еллык юбилеена багышлана һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Картинаның режиссеры — Александр Далматов, сценарий авторлары — Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәйретдинова. Фильмның башкарма продюсеры — Раил Сафин, композиторы — Миләүшә Хәйруллина, консультанты — Саҗидә Сөләйманованың улы, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Әнвәр Маликов. Фильмның генераль партнеры — «Татнефть» хәйрия фонды. Фильм «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

  • «Саҗидә» картинасы Саҗидә Сөләйманованың язмышындагы барлык мөһим этапларны колачлый. Уен эпизодлары Казанда, Әлмәттә һәм шагыйрәнең туган ягында — Башкортстанның Тәтешле районында төшерелә. Тәтешле районы хакимияте Саҗидә Сөләйманованың туган ягында төшерү эшләрен оештыруда зур ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса