«Тормыш, исәнме!» дип кабатлыйбыз...
Мәдәният. Сәнгать

«Тормыш, исәнме!» дип кабатлыйбыз...

Һәр татар кешесе өчен яз Тукай белән бәйле булса, Саҗидә Сөләйманова дигәндә күңелгә кызыл миләшле, төсләргә һәм хисләргә бай сагышлы алтын көз килә.

Кешеләрне ярату, тормыш вак-лыкларыннан өстен калу, дөнья аклыгын, күңел сафлыгын күреп, аны киләчәккә тапшыру Саҗидә Сөләйманованың яшәү һәм иҗат кыйбласы була.

 

Бүген исә аның шигърияте үзе күпләрне иҗатка рухландыра, яшәү маягы булып тора. Язын Тукайга килеп баш игән кебек, көзләрдә без Саҗидә Сөләйманова иҗаты алдында шигъри иман яңартабыз.

 

Ә Урсалтаудан күчкән миләшләр кып-кызыллар: яфраклары кызыл каурыйлар күк, ә тәлгәшләре кан саркып торган йөрәкне хәтерләтәләр. Нәкъ менә шул йөрәк җылысы бүгенге көн авторларының шигырьләрендә дә яңгырый.

 

 

Саҗидә Сөләйманова

 

                      

Ел әйләнә.

Кыш-җәйләрдә

яшәлгән байтак гомер.

Яшеннән утлар кабынган,

утлардан калган күмер.

 

Йомшак кар яуган кышларның

ачы җил-бураны бар.

Ут кына күңелемнең дә

бозланып туңганы бар.

 

Юлмыни йөрмәгәнем лә,

шулмыни күрмәгәнем!

Кай ара ялкын телләре

йөрәккә үрмәләде?

 

Нигә соң эчәм җилләрне,

көйгәнче иреннәрем?

Ник керәм утлар эченә,

күргәнче күмерләрен?

 

Күпмени иккәннәрем лә,

азмыни түкәннәрем!

Ник тагын кышның салкынын

үзәккә үткәрәмен?..

 

Яшәгән чакта илләрдә,

күтәргән чакта иңнәр, –

и дөнья, шатлык-кайгыңны

чамалап ала белмәм.