Китап – халыкның рухи хәтере, аның тарихы, кичергәннәре, өметләре һәм кайгы-хәсрәтләре сакланган изге чыганак
Шушы көннәрдә Вк аша Мәмәт авыл китапханәсе мөдире Фәния Вафина белән «Китапларда- тарих, китапларда – халык хәтере» дигән тема белән туры эфирга чыктык.
Хәтернең иң аянычлы, иң авыр катламнарының берсе – Бөек Ватан сугышы чоры. Татар әдәбиятында сугыш темасы ике зур юнәлештә чагылыш таба. Беренчесе – үз күзләре белән фаҗигане күргән, корал тоткан, фронт окопларында иҗат иткән фронтовик-язучыларның әсәрләре. Икенчесе – сугыштан соңгы буын авторларының, ягъни хәзерге заман язучыларының, үткәнне өйрәнеп, хәтерне яңартып, сугыш темасына мөрәҗәгать итүләре. Ике юнәлеш тә халык хәтерен саклауда гаять зур роль уйный.
Фронтовик-язучылар – үзләренең әсәрләре аша сугыш фаҗигасен тере итеп җанландырдылар. Алар каләмнәре белән дә, кораллары белән дә дошманга каршы көрәштеләр.
Хәзерге заман авторлары – сугыш хәтерен яңарталар, аны яңа буынга тапшыралар. Аларның әсәрләрендә сугыш – тарихи фаҗигә генә түгел, ә бүгенге көннең кадерен белергә, тынычлыкны сакларга өйрәтүче дәрес.
Ни аяныч, махсус хәрбия операция – кораллы низаг дәвам итә.
Чупай авылыннан да мобилизацияләнеп һәм үзләре теләп китүчеләр саны 12 гә җитте. Бүгенге көндә алар алгы сызыкта үзләренең хәрби бурычларын намус белән башкаралар. Бер авылдашыбыз Сөләйманов Илдар һәлак булып, аның җәсәде авыл зиратына җирләнде.

Минем язмам махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясенең актив, уңган хатын-кызлары – әбиләр һәм апалар турында.
Авыл халкының бердәмлеге, ярдәмчеллеге, мәрхәмәтле булуы авырлыклар килгәндә сынала. Хәрби операция башлану белән Чупай клубында волонтерлык төркеме оешты. Башта төркемгә утызлап кеше хәлләреннән килгәнчә төрле ярдәм күрсәтте: посылкалар җыелды, окоп шәмнәре ясалды, бергә җыелып кул токмачы кисү буенча өмәләр оештырылды, тәмле үлән чәйләре ясалды, саклагыч сеткалар үрелде. Бу эшләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
Авыл халкы, читтә яшәүче авылдашларыбыз акчалата да, азык-төлек, кием-салым белән дә ярдәм итә. Бик зур рәхмәт аларга.
Хәзерге вакытта 15-20 әби-апалар көн саен – атнаның биш көнен эшкә барган кебек иртән сәгать тугызга клубка юнәләләр. Килү белән эшкә тотыналар. Саклагыч сетка үрү өчен спандбонд материалы кулланабыз, аны маркетплейслар аша түләп кайтартабыз. Чупай ФАПы мөдире Хаҗиәхмәтова Сәрия, ул шулай ук волонтерлык хәрәкәтен оештырып җибәрүчеләрнең берсе, бу эшне бик оста башкара.
Материалны тасмалар итеп кисү (аның өчен махсус станок булдырылды), аларны кисәкләргә бүлеп, кыеклап кисү, 3х6 размерлы сетканы тарттырып, аның һәрбер шакмагын шул тасмалар белән үрү, үреп бетергәч, ян-якларына сетканы беркетү өчен баулар беркетү, әзер сетканы төреп-урап капчыкка салып, скотч белән урап адресын язу – боларның барысын да бик оста белеп башкара безнең волонтер апалар. Иң өлкәне – Мифтахова Әминә Имам кызы, быел октябрь аенда аңа 80 яшь була! Ихластан котлыйбыз! Иң яшь волонтерыбыз Баһманова Рима, әле аңа 55 кенә.
Кайчагында кызларның үзләреннән «Сез ни өчен һәр көнне (сетка үрү өчен материал булганда) өегездәге бетмәс-төкәнмәс хатын-кыз эшегезне ташлап, клубка җыеласыз?» – дип сорап куям. Җаваплар бертөрлерәк: «Элек тә сугыш вакытында тыл фронтка ярдәм иткән, әти-әниләребездән, әби- бабайларыбыздан ишетеп беләбез. Без дә илгә авырлык килгәндә читтә калырга тиеш түгел. Егетләребезгә, якташларыбызга хәлдән килгәнчә ярдәм итәсе килә, ир-егетләр безнең ярдәмне, күңел җылыбызны тоярга тиеш, бу аларга көч-дәрт өстәячәк!

Бердәмлектә – көч дигәндәй, бер сетканы ике көндә бәйләп бетерәбез. Аннары авыл халкы китергән, алар биргән акчага алынган азык-төлекләрдән, киемнәрдән, дарулардан посылкалар әзерлибез. үзебез дә алган пенсияләребездән өлеш чыгарабыз. Бергә җыелгач, үзебезгә дә рәхәт, хәлләребезне сорашабыз, эшләр беткәч, чәй дә эчеп алабыз. Бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәбез. Җиңү көнен бергә якынайтабыз!».
Изге эш
Изге эшне бөтен күңелләре белән башкаручыларны исемләп атап әйтәсе килә: Хаҗиәхмәтова Сәрия, Әхмәтшина Резидә, Бәдретдинова Сәвия, Мифтахова Әминә, Шәвәлиева Әлфия, Шәймәрданова Миннур, Мостафина Нурия, Шәкүрова Әлфия, Мифтахова Зәлия, Әхмәдшина Наилә, Лобзинова Саҗидә, Латыйпова Тәзкирә, Корбангалиева Розалия, Хәсәншина Гәүһәр, Әбелмәгҗанова Альбина, Баһманова Римма, Маннанова Инзилә, Иванова Илгизә, Кәлимуллина Альмира, Сагирова Гүзәл.
Хөрмәтле өлкән буын авылдашларымны, шәхсән волонтер төркемен якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбриклим! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарының хөрмәтен, кайгыртуын тоеп зәңгәр күк астында бәхетле картлык кичерүләрен телим. Резидә Әхмәтшина, Чупай авыл китапханәсе мөдире, автор фотолары.