«Профи» йортны газсыз калдырган
Тормыш - яшәеш

«Профи» йортны газсыз калдырган

Торак-коммуналь хуҗалык тармагы – халыкның иң «авырткан» урыны.

Газ белән сак эш итәргә кирәк

 

Көнкүреш тормышта без ут, су, газ, җылылык кулланабыз һәм әлеге ресурсларның даими рәвештә тотрыклы эшләп торуын телибез. Алай гына да түгел – таләп итәбез. Кыскасы, кем түли – шул заказ бирә. Идарәче компанияләрне “утлы табада биетеп” алырга һәм гаделлек урнаштырырга тулы  хакы бар халыкның.

 

Чираттагы темабыз газ белән бәйле. Газ, гомумән, сакчыл караш таләп итә торган ресурс. Аның белән шаярырга ярамый. Соңгы вакытта кешеләргә газ плитәләрен яңасына алыштырганда да газ службасына мөрәҗәгать итеп алдан заявка бирүне таләп итә башладылар, чөнки үз белдеге белән газ приборын алыштыручылар аркасында шул торак йортта яшәүчеләр зыян күрә башладылар.

 

Әле менә күптән түгел Әлмәтнең шундый  бер чираттагы “профи”е тулы бер подъездны газсыз калдырды. Р. Фәхретдин урамындагы 16 нчы йортта өченче подъездда яшәүчеләрнең берсе ко-лонкасын мөстәкыйль рәвештә алыштырырга була. Нәтиҗәдә ул газүткәргечне су белән тутыра. Шул рәвешле 20 фатир бер сәгать эчендә газсыз кала.  Кешеләр ризык әзерләү һәм кайнар су куллану мөмкинлегеннән мәхрүм ителәләр.

 

сөрем газы агулы

Шалтырату булганнан соң, газчыларга гаеплене ачыклау өчен бөтен фатир буенча йөреп тә чыгарга туры килә әле. Йортны  газ белән тәэмин итү аварияле ситуацияне ачыклап, аны төзәткәннән соң гына торгызыла.

Шуны да искәртеп узарга кирәк, бу Әлмәттә булган беренче генә очрак түгел, мондый хәлләр даими кабатланып тора. Узган елны калабызда шундый 19 очрак теркәлгән булган инде.

 

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: газ җиһазлары белән эшне махсус оешма хезмәткәрләре генә башкарырга тиеш.

 

Мастерны чакыру 3000 сумнан артыграк тора, ә «Самоделкин»нардан соң аварияне ликвидацияләү күпкә кыйммәтрәк булачак. Системаны торгызу буенча барлык чыгымнар гаепле җилкәсенә төшәчәк. Моннан тыш, эш материаллары газ хезмәтеннән торак инспекциясенә килгәч, гаеплегә зур штраф язачаклар.

 

Көзге салкын көннәр башлану белән сөрем газы  белән агулану очраклары арта. Суыктан качып кешеләр йорт-фатирларындагы тәрәзәләрне бөтенләй ачмый башлыйлар.  Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен, вентиляция  юлы, җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил дә яну продуктларын кабаттан төтен юлына куып кертә. Сөрем газы белән агулану үлемгә дә китерергә мөмкин. Күзгә күренми торган бу газдан иң беренче чиратта иске фондта яшәүчеләр зыян күрә. Шуңа күрә дә аларның фатирларындагы котелларны һәм газ колонкаларын ешрак тикшереп тору зарур.

сөрем газы агулы

– Газ белән эш иткәндә тәрәзәләр микроҗилләтүдә торырга тиеш. Алай гына да түгел, күпләр хәзер бүлмәләрендә заманча ремонт ясаганда вентиляция урыннарын обой яки плитә белән ябыштырып куялар. Аннан соң һава юк дип зарланалар. Йортта яки фатирда һава җитмәгәнлеген газ тоташтырганнан соң ялкынның кызгылт төс белән януыннан ук чамаларга була. Һава җитәрлек булганда ялкын чиста зәңгәр төстә була. Вентиляциядәге  тарту көчен гади кәгазь бите куеп тикшерергә була. Куйгач, кәгазь ябыша икән, димәк бар да тәртиптә, – дип киңәшләрен бирде шәһәрнең газ хезмәте белгечләре.

Сөрем газы агулы

 

Табиблар исә сөрем газы белән агулануның беренче билгеләрен атадылар. Бу - күз күреме, ишетү начарлану, маңгай эчендә җиңелчә авырту, баш әйләнү, чигә турысында тибеш сизелү, хәрәкәт координациясе һәм фикерләү сәләте бозылу. Алга таба - вакыт чамасын югалту, косу, аңны югалту. Мондый симптомнар булганда кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Аны көткәндә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү зарур.  Зыян күргән кешене саф һавага алып чыгарга, үзең дә агуланмас өчен тиз хәрәкәтләнергә, кулъяулык яки марля аша суларга кирәк.

 

Белгечләрнең киңәшләрен тотып эш иткәндә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәскә тиеш. Яшәгән фатирларыбызны, йортларыбызны даими тикшереп, җилләтеп торыйк, барыбыз да исән-сау булыйк! Резеда Исмәгыйлева