МХО зонасында илебез иминлеген саклаучы солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эш бүген дә оешкан төстә дәвам итә.
Шәһәрдә һәм авыл җирлек-ләрендә хатын-кызлар маскировка челтәрләре бәйли, районның битараф булмаган кешеләре сугышчыларга җибәрер өчен кирәкле әйберләр китерә.
Көзге суыклар башланырга да күп калмады. Сугышчыларыбызга кыр шартларында җылыныр өчен окоп шәмнәре, кием-салым хәстәрләп җибәрер чак та килеп җитте.
Авыл җирлекләрендәге волонтерлар гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтеп, җылы кием-салым, азык-төлек, медикаментлар, шәхси посылкалар туплауны кабаттан башлап җибәрделәр.
Тайсуган фидакарьләре күпләп токмач әзерләүгә керештеләр. Авылның актив кешеләрен берләштергән «Ихлас» штабы волонтерлары әзерләгән токмачларны хәрбиләр көтеп алалар, рәхмәтләрен юллап торалар.
– Авыл мәдәният йортында «МХО сугышчыларына өй токмачы» акциясен уздырдык. Өй токмачын кисүдә авыл осталары катнашты. Йорт ярымфабрикаты өчен онны һәм биш дистә йомырканы хуҗабикәләр өйләренннән үзләре алып килделәр. Озак вакыт саклана торган токмачны шулай бергәләшеп кисеп, киптереп, контейнерларга тутырып озаттык. Солдатларыбыз үзләренең ялгыз түгеллекләрен, ышанычлы тыллары барлыгын сизәргә тиешләр. Без аларга тугрылыгыбызны күрсәтергә, гуманитар ярдәм җыярга, җылы сүз әйтергә тиеш.

Алар бит үзебезнең егетләр – яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз. Көз - уңыш җыю чоры. Солдатларыбызга коры ашлар әзерләүдә яшелчәләр бик соралган. Чәйләр өчен җиләк-җимешләр кирәк, төрле тәмләткечләр, яшел суганы-петрушкасы, савытлар, банкалар, киемнәр, юыну әйберләре – барысы да кирәк. Барысы да Җиңү өчен, барысы да балаларыбыз хакына бит! – ди «Ихлас» штабы волонтерлары.
Фидакарьләрнең игелек-ле гамәлләренә кушылып, ярдәм итәргә теләүчеләр тагын да күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. Резеда Исмәгыйлева