Авыл җирлекләренә сәфәр кылганда тыйнак, тырыш, булдыклы, рухи дөньялары бай булган бик күп шәхесләр белән очрашырга туры килә.
Араларында гомерләрен авыл тормышына багышлаган фидакарьләр байтак булуы куандыра.
Өлкәннәр көне уңаеннан газетабызның якын дусларына әверелгән шул шәхесләр белән кабат очрашу – истәлекле вакыйга.
Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге каршындагы ветераннар советын инде 15 ел дәвамында җитәкләгән Сәвия Таҗи кызы Сәлимгәрәева – шундый хөрмәтле кешеләрнең берсе. Күптән түгел үзенең 75 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп узган әлеге ханым бүген дә Кама-Исмәгыйль авылы өлкәннәренең мәнфәгатен кайгыртуын дәвам итә.
Хәзерге вакытта ул Өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарга бүләкләр хәстәрли, авыл җирлеге башлыгы Айслу Шәйдуллина, мәдәният йорты җитәкчесе Рәзилә Галиева белән берлектә чаралар әзерләп йөри булып чыкты.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, Сәвия Таҗи кызы иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Авыл ансамбле – пенсионер хатын-кызлар һәм башка солисткалар өчен юаныч.

– Яшем олыгая барса да, күңел халәтем элеккегечә яшь булып кала бирә. Безнең буын шундыйдыр инде ул - буран булса да, яңгыр булса да, без һәрвакыт җыелабыз, ел да төрле мәдәният чараларында катнашабыз, шул ук «Балкыш» фестивален дә бер дә калдырганыбыз юк. Гомумән, без иҗатта да, эштә дә гел бергә. МХО зонасына гуманитар ярдәм туплауда да, маскировка челтәрләре үрүдә дә күмәк хезмәт куябыз. Авылдан биш егетебез МХОга китте, һәлак булучылар да бар. Аларны озату әйтеп бетергесез авыр булды, – дип искә алды Сәвия Сәлимгәрәева.
Туган җире белән горурлана
Сәвия Таҗи кызы Кама-Исмәгыйль авылында туып үскән шәхес буларак, туган җире, туган нигезе белән бик горурлана, балачак елларын сагынып искә ала.
– Сентябрь аенда шактый гына мәшәкатьле чакта – бәрәңге алган чорда дөньяга килгәнмен (көлә). Без гаиләдә алты бала үстек – биш кыз һәм бер малай. Әти-әнием тигезлегендә, әбием тәрбиясендә. Әтием гомер буена хисапчы булып эшләде, әнием пекарняда хезмәт куйды. Аллага шөкер, эшнең рәтен белеп, рәхәт итеп үстек.
Авылда сигез классны укыганнан соң, Яңа Кәшер мәктәбендә урта белем алдым. Мәктәптән соң кулинария училищесына укырга кердем. Аннан өченче разрядлы повар һөнәрен алып чыктым. 9, 10, 11 нче ашханәләрдә эшләп алдым, аннан соң кияүгә чыктым. Җәлил бистәсендә хастаханә ачылганнан соң, шунда эшкә кереп, 42 ел хезмәт куйдым. Лаеклы ялга да шуннан чыктым.
Пенсиягә чыкканнан соң да әле дүрт еллап эшләдем. Әти-әниләрне караганнан соң, туган авылымда, туган нигеземдә төпләнеп, гомер кичерә башладым. Кызым, ике оныгым бар. Йортыбыз кечкенә генә булса да, ул бүген дә туган-тумачалар, якын кешеләрем белән гел тулган була. Бу бит үзе бер зур куаныч.
2011 елдан башлап авылның ветераннар советын җитәклим. Заманында Хуҗахмәтов, Самойлов кебек җитәкчеләр кулы астында эшләргә туры килде, хәзерге җитәкчебез Владимир Яшанин да бик акыллы, төпле кеше. Менә күптән түгел 75 яшемне билгеләп узганда ул үзе килеп, котлап китте, «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» медален тапшырып, Татарстан ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәковның да рәхмәтен җиткерде.
Шуны гына әйтәсем килә – өлкәннәр белән эшләү һәрбер дәвердә дә истәлекле. Авылда үсеп, авыл тормышын, аның кешеләрен белгәнлектән, ветераннар белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итү үзенә күрә рәхәт булды. Һәр чорның үз яңалыгы дигәндәй, соңгы елларда егермедән артык кеше волонтерлык эшенә җәлеп ителдек. Өлкәннәрне мактамый ни дисең – авылның иң ерак урамнарыннан да җилдертеп килеп җитәләр бит.
Без эш кенә башкарып калмыйбыз, Рәхимә абыстаебыз белән бергә догалар да укыйбыз, фикер дә алышабыз, ярдәмләшәбез дә, гомумән, шатлыкларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак. Әле менә авылыбызның кырыктан артык пенсионеры Изге Болгар җиренә сәяхәт кылып кайтты, – дип куанычын белдерде Сәвия Таҗи кызы.
Чишмә
Тынгы белмәс фидакарь шәхес авылның «Әнием чишмәсе»н чистартып, тәртиптә тотуга да үз өлешен кертә.
– Заманында әлеге чишмәне чистартырга әнием безне, күрше балаларны да җыеп, алып төшә торган иде. Шуңа күрә дә авыл халкы башта бу чишмәне әниемә багышлап, «Хәрвия чишмәсе» дип тә атарга теләгән иде. Без инде «Әнием чишмәсе» дигән исемгә тукталдык. Чишмәбез озын гомерле булсын дип телибез.
Азакта шуны гына әйтәсем килә - бүген инде мин үзем дә өлкән буын вәкиле, шуңа күрә дә олы яшьтәгеләрнең хәлен миннән дә яхшырак белүче, аңлаучы юктыр, мөгаен. Әле менә быел да Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне зурлап оештырырга булдык. Ходайга шөкер, Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы Айслу Зәфәр кызы бик кайгыртучан, тырыш җитәкче, кулыннан килгәнчә булыша. Ветераннарга, МХО каһарманнарының әти-әниләренә бүләкләр дә әзерлибез, – дип өстәде Сәвия Сәлимгәрәева.
Сәвия апага һәм барлык өлкәннәргә бәйрәмнәрен матур итеп уздырырга насыйп булсын дип телибез. Безнең арада үзегезне бәхетле тоеп, әле озын-озак гомер итәргә, сәламәт булырга, күтәренке кәефтә, бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын сезгә, ветераннар. Резеда Исмәгыйлева. Фотолар шәхси архивтан.

