Әлмәт районы гаилә кыйммәтләрен ныгытуда лидер булып танылды
Җәмгыять

Әлмәт районы гаилә кыйммәтләрен ныгытуда лидер булып танылды

Чара гаиләгә һәм балачакка ярдәм итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен төп мәйданчык булды.

23-25 сентябрьдә Екатеринбургта «Бергә — балалар хакына! Фокуста - гаилә" XVII бөтенроссия форумы узды. 

Форум эшендә Татарстан Республикасы делегациясе, шул исәптән Әлмәт муниципаль районы вәкилләре катнашты. Белгечләр тупланган тәҗрибәне күрсәттеләр һәм башка регионнардагы хезмәттәшләренең тәҗрибәләре белән таныштылар.

  • Форум йомгаклары буенча Әлмәт муниципаль районы «Традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинациясендә лидер булып танылды. Югары бәя гаиләгә ярдәм итү һәм рухи-әхлакый традицияләрне саклау буенча системалы эшнең нәтиҗәлелеген раслый.