Законнардагы яңа үзгәрешләр яңа мөмкинлекләргә юл ача, һәм без мондый күренешләргә инде күнегеп барабыз, чөнки мондый яңалыклар ай саен диярлек гамәлгә ашырыла. 2026 елның 1 октябреннән пенсия түләүләрендә үзгәрешләр гамәлгә керде, «чит» банкоматлар аша үз счетыңа акча салу мөмкинлеге барлыкка килде, маркетплейслар һәм үзмәшгульләр өчен дә яңа кагыйдәләр кертелде.
Пенсияләр арта
1 октябрьдән хәрби пенси-онерларның пенсияләре 4 процентка индексацияләнә. Сентябрьдә 80 яшен тутырган пенсионерларга һәм беренче төркем инвалидлыгы билгеләнгән кешеләргә иминият пенсиясенә түләү икеләтә арттырыла — 19 169 сум 38 тиенгә кадәр. Бу түләүләргә гариза бирергә кирәкми, ул автомат рәвештә исәпләнә.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту срогы
1 октябрьгә кадәр ташламага ия булучыларга социаль хезмәтләр җыелмасын калдырырга яки аны айлык акчалата түләүгә алыштырырга кирәк иде. Бушлай дарулардан, шифаханә-курорт дәвалануыннан һәм йөрүдән баш тарту турында гариза бирүчеләр 2027 елның 1 гыйнварыннан өстәмәләр ала башлаячак.

«Гаилә ипотекасы» программасында үзгәрешләр
Үзгәрешләрнең асылы шунда: кредит буенча процент ставкасы һәм торак сатып алу өчен максималь кредит суммасы дифференциацияләнә.
Шулай итеп, башкала төбәкләреннән тыш, Россиянең бөтен территориясендә түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә булачак:
= килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 2 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 10 млн сумга тигез булачак;
= җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 4 процент, кредитның максималь суммасы шул ук – 10 млн сум;
= җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы шул ук – 10 млн сум;
= җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы – 8 млн сум;
= җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка – еллык 10 процент, кредитның максималь суммасы – 6 млн сум.
Башка банкның банкоматында счетны тулыландыру мөмкинлеге
1 октябрьдән СБП аша бер банкның банкоматыннан икенче банктагы үз счетына акча салу мөмкинлеге барлыкка килде. Бер операция өчен лимит 25 мең сумны, тәүлеккә 50 мең сумны, айга 200 мең сумны тәшкил итә.

Маркетплейслар өчен яңа кагыйдәләр
«Платформа икътисады турында»гы закон 1 октябрьдән үз көченә керде. Хәзер маркетплейслар сатучыларга кагыйдәләрдәге үзгәрешләр турында алдан хәбәр итәргә, товар турында тулы мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеген булдырырга һәм электрон документ әйләнешен тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта сатып алучылар өчен дә үзгәрешләр бар: товарны кире кайтару яки алмаштыру турындагы таләпне платформа аша бирү мөмкинлеге булырга тиеш.
Үзмәшгульләргә яңа чикләү
Платформалар аша бер заказчы белән озак вакыт дәвамында эшләүгә лимит кертелде. Әгәр үзмәшгуль кеше бер заказчы өчен алты ай дәвамында аена 60 сәгатьтән артык эшләсә, платформа бу пар арасында яңа заказлар бирүне туктатырга тиеш. Резеда Исмәгыйлева әзерләде