Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы почта аша пенсия алганда паспорт урынына «Макс» цифрлы таныклыгын (QR-код) куллану мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Тиешле карар проекты инде иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы почта бүлекчәләрендә пенсия алганда паспорт белән беррәттән «Макс» цифрлы таныклыгын да кулланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Бу хактагы карар проекты хәзерге вакытта иҗтимагый фикер алышуга куелган. Бу яңалык турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр ителә.
Бүгенге көндә «Макс» цифрлы таныклыгын (QR-кодны) яшь чикләүләре булган товарлар сатып алганда яки музейларга ташламалы билетлар алганда шәхесне раслау өчен кулланырга мөмкин. Хәзер әлеге исемлеккә федераль почта элемтәсе оешмалары аша пенсия алуны да өстәргә планлаштырыла.
Пенсия түләүләрен банк счетына алырга, «Россия почтасы» бүлекчәсендә касса аша алырга яки почтальон ярдәмендә өйдә көтеп алырга мөмкин. Ике соңгы очракта шәхесне раслау өчен паспорт таләп ителә. «Макс» таныклыгын шул исемлеккә өстәгәннән соң, ведомство пенсия түләүләре кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр кертәчәк.