Әлмәтлеләр музыкаль фестивальдә җиңде.
26 июльдә Светлогорскта «Голосящий КиВиН» шаяннар һәм тапкырлар Клубының музыкаль фестивале узды. Әлмәтнең «Каракүз» КВН командасы фестивальнең төп бүләген — «Алтын киемдәге зур КиВиН»ны яулады.
⠀
Бу инде команданың икенче шундый җиңүе-беренче «Алтынлы зур КиВиН» ны «Каракүз» 2024 елда алган иде. Шул рәвешле команда клуб тарихында легендар фестивальнең төп бүләген ике тапкыр яулаган күңелле һәм тапкыр коллективлар рәтенә керде.
⠀