Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона этабы узды

Бу катлаулы ярышларда республиканың 10 шәһәр һәм районыннан: Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Азнакай, Ютазы, Баулы һәм Чаллыдан 40 катнашучы иң уңышлы һәм лаеклы булу хокукы өчен көч сынашты.

"Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә " Ел хатын-кызы.  Ел ир-аты: хатын-кыз карашы " республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

 

Республика конкурсы Татарстанда инде 28 елдан артык эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү, аларның шәһәр тормышында активлыгын арттыру, гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм торгызу максатыннан үткәрелә.

Әлеге проектны Татарстан Республикасы Рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук ТР Профсоюзлар федерациясе хуплый.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, чарада катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән сәламләп, «Татарстан хатын - кызлары» республика иҗтимагый оешмасына конкурсның зона этабын үткәрүдә күрсәткән ышанычлары өчен, ә «Татнефть» компаниясенә искиткеч мәдәни үзәктә чара уздыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

- Конкурсның исеме бик дөрес. Чыннан да, хатын-кыз карашы гына таләпчән, катгый, назлы, игелекле һәм яратучан була ала. Бүген безнең хатын-кызлар сигез, ирләр ике номинациядә. Аларның һәрберсе сокланырлы",  - дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе.

- "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" елдан-ел киңәя. Проект республиканың иң уңышлы, талантлы хатын - кызларын ачыклауга юнәлдерелгән масштаблы чараларның берсе булды, - дип билгеләде Зилә Вәлиева. Ул шулай ук хәзерге хатын-кызларның күп нәрсәгә сәләтле булуын билгеләп үтте. "Хатын-кыз талантының бетмәслеге мине ел саен гаҗәпләндерә. Бу бүгенге дөньяда хатын - кызларның нинди зур роль уйнавын күрү өчен менә дигән мөмкинлек", - диде ул.

Конкурс якты шәхесләрне һәм талантларны ачуның чын бәйрәменә әверелде. Хатын-кызлар тормышның төрле өлкәләрендә күрсәтелгән үзенчәлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Аларның үз алларына катлаулы бурычлар куя белүләре генә түгел, билгеләнгән максатларга ирешә, камиллекнең югары үрләрен яулый белүләре дә сокландырды.

Әлмәт районыннан 10 номинациядә "Луч"ның «Яңалыклылар вакыты»  шеф-редакторы Рәдифә Ногманова, «Татнефть» хәйрия фонды белгече Светлана Малюткина, инженерлык лицее директоры Таһирова, «ХимСервис»  геологы Владлена Сырвачева, "Игелекле Әлмәт" иреклеләр үзәгеҗитәкчесе Светлана Шәрәфиева, Junior Joy School балалар үстерү үзәге җитәкчесе Ольга Зотова, ӘМР ветераннары (пенсионерлары) җирле иҗтимагый оешмасының физкультура-сәламәтләндерү эше буенча рәисе Гүзәл Идрисова,  Әлмәт районы буенча җинаять-башкарма инспекциясе филиалы Зөлфирә Батыршина, "Ансар" хәйрия фонды башкарма директоры Руслан Бажутов, җәмәгать эшлеклесе , мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәмне оештыручыларның берсе Дамир Батталов катнашты.

Зона туры җиңүчеләре республика конкурсының финал турында катнашачак һәм үз номинацияләрендә иң яхшысы исеме өчен көрәшәчәк.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса