Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

27 яшь рәссам «До100примечательности моего района» иҗади бәйгесендә җиңүче булган

«Татнефть» ААҖ балалар виртуаль лагереның «До100примечательности моего района» яшь рәссамнары бәйгесе тәмамланды.

Бәйге балалар һәм яшүсмерләр арасында (10-16 яшь) дистанцион формада 10 июльдән алып 7 августка кадәр узды.

Конкурсны «Татнефть» компаниясе, «Рухият» Хәйрия фонды һәм «Татнефть» ААҖ балалар лагерьлары лигасы" оештырды.

Жюри хөкеменә Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Сарман һәм Казаннан 65 иҗат эше тәкъдим ителгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча 27 призер билгеләнгән: III дәрәҗә лауреатлары – 9 кеше, II дәрәҗә лауреатлары – 11 кеше, I дәрәҗә лауреатлары – 5 кеше, бер эш «Жюри фикере» номинациясендә бүләкләнгән, шулай ук Гран-прига ия булучы да бар. Ул - Әлмәттән Галиева Диана (12 яшь).

Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Чыганак: zt116.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса