Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Өй шартларында квас әзерлибез

Моның өчен 10 литр суга 1 -1,2 кг арыш ипие, 200 грамм чүпрә, 450-550 гр шикәр комы яки бал кирәк булачак.

Башта арыш ипиен телемләп кисеп, табага тезәбез. Аннары аны мичкә яисә духовкага куябыз. Кипкән сохарины тирән савытка яисә банкага салып, савытка кайнар су тутырып, өстен каплыйбыз. Төнәтмә бүлмә температурасына кадәр суынгач, аңа җылы суда изгән чүпрәне салабыз. Бер тәүлектән соң әлеге сыеклыкны марля аша сөзәбез һәм салкынга куябыз.

Төнәтмәгә бодай оныннан әчеткән апара салырга мөмкин. Тәм буенча кваска шикәр дә, бал да салырга була. Йөзем өстәү дә яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса