Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ни өчен редиска ярыла һәм моңа каршы нинди чаралар күрергә мөмкин?

Редиска ярылу сәбәбе аны үстерү техникасын бозу белән бәйле.

Еш чәчү. Әгәр редиска бик еш утыртылган булса, аңа яктылык җитми. Бу тамыразыкларның деформациясен китереп чыгара. Шуның нәтиҗәсендә редиска ярыла башлый. 

  • Дым җитмәү. Әгәр дә редискага озак вакыт су сибелми икән, бигрәк тә эсседә, тамыразык шулай ук дөрес үсми башлый. 
  •  Кислород җитмәү. Җирне яңгырлардан һәм су сибүдән соң йомшартмаган очракта ул кислородны үткәрми торган корка белән капланачак. Нәтиҗәсе шулай ук уңай булмаячак. 
  • Тигез итеп су сипмәү. Бу редиска ярылуның иң еш сәбәбе булып тора. 

Редиска ярылмасын өчен нишләргә соң?

  •  Редис орлыкларын кимендә бер-берсеннән 3-5 см ераклыкта чәчәргә кирәк.
  •  Чүп үләннәре редискага үсәргә комачаулый. Шулай ук аны кысып, корткычлар һәм авырулар белән зарарлану куркынычын арттыра. Түтәлләрне утау шулай ук мөһим процедура булып тора. 
  •  Редискага  еш һәм мул итеп су сибәргә кирәк, дым тамырлар үсү тирәнлегенә үтеп керергә тиеш. 
  • Эссе һава торышы булганда тәүлегенә 1-2 тапкыр, иртән һәм кичен су сибәләр. Болытлы көннәрдә суны атнага 2-3 тапкыр сибәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса