Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кырмыскага каршы манный

Кырмыскаларга каршы бик күп чаралар бар, әмма барысы да утырткан үсемлекләр өчен зыянсыз түгел.

Бер ысул бар, ул кырмыскаларга каршы бик нәтиҗәле көрәшә. Шул ук вакытта ул үсемлекләр, йорт хайваннары һәм кешеләр өчен куркынычсыз.

Дачада барысының да манный ярмасы бардыр, мөгаен. Аның белән кырмыскаларны җиңәргә була.

Сыеклыкка эләккәч манный бүртә. Шулай итеп, кырмыска организмына эләгеп, ул бөҗәкнең үлүен гарантияли. Өстәвенә, бу чара 100%ка эшли. ⠀

Бөҗәкләрне  җәлеп итү өчен, манныйны шикәр пудрасы белән бутарга мөмкин. Ә кырмыскалар баллыдан баш тартмый. Манныйны кырмыска сукмаклары буйлап, кырмыскалар тирәсенә сибәргә. Әгәр бөҗәкләр  бар икән, хәтта өйдәге почмакларга да сибәргә була. ⠀

Нәтиҗә:

Бу - кырмыскалар белән көрәшнең иң нәтиҗәле һәм бюджетлы ысулларының берсе. Бернинди катлаулы ингредиентлар да сатып алырга кирәкми. Гади манный - менә кырмыскаларны җиңү ысулы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса