ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан кулланучылар хокукларын яклау буенча “кайнар линия” оештырыла.
11-22 март көннәрендә Әлмәт территориаль бүлеге белгечләре гражданнарга товарлар сатып алган вакытта, шул исәптән интернет аша, үз хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү буенча консультация бирәчәкләр.
Шалтыратулар (8553) 22-65-81 “кайнар линия” телефон номерына, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 8.00 дән 17.00 гә кадәр кабул ителә. Төшке аш вакыты: 12.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр.
Фото:https://pixabay.com