Әлмәт үзәк шифаханәсендә баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге эшли башлады
Әлмәт үзәк шифаханәсендә 12 февральдән баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге эшли башлады.
Әлеге беренчел кан тамырлары үзәге Әлмәт, Азнакай һәм Лениногорск районнарында яшәүчеләргә, барлыгы 152702 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Үзәктә 6 интенсив терапия, 24 мультидисциплинар койкалар урнаштырылган. Авырулар өчен барлык шартлар тудырылган. Тренажерлар, күнекмәләрне кайтару өчен көнкүреш кирәк-яраклары, психолог, логопед, рефлексотерапевт, реабилитолог кабинетлары һәм башкалар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа