Әлмәт полициясе 34 яшьлек ир-атны үтергән адәмне кайнар эздән тоткарлый
30 октябрьдә иртәнге сигез сәгатьләр тирәсендә Әлмәт полициясенең дежур частена Ленин урамы 110 нчы йортның 9 катында билгесез ир-атның гәүдәсе табылуы турында хәбәр ителә.
Соңрак аның шәхесе ачыклана.
Тикшерү эшләре шуны күрсәтә: 34 яшьлек ир-ат үз үлеме белән үлмәгән. Әлеге факт буенча тиз арада җинаять эше ачыла. Кайнар эзләр буенча әлеге җинаятьне кылган ир-ат тоткарлана.-
Үтерүче белән аның корбаны базарда бергә эшләгән булып чыгалар. Кичтән бергәләп спиртлы эчемлек кулланудан шактый кызарга өлгергән затлар арасында гауга чыга һәм ул аяныч тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа