Реклама
Мөселман илләренең астрономик обсерваторияләре фәнни тикшеренүләренә таянып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыйлар Советы исәпләүләр ясады. Аның нигезендә ай календаре буенча зөлхиҗҗә аеның беренче көне 2012 елның 16 октябренә, ә Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябрьгә туры килә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме билгеләп үтелә торган көн - 2012 елның 25 октябре - эш көне булмаган бәйрәм көне санала.
Бу көнне республикабызның барлык мәчетләрендә иртәнге намаз 6 сәгать 30 минутта укылачак. 7 сәгать 15 минутта вәгазь, 8.00 сәгатьтә бәйрәм намазы укыла. 9.00 сәгатьтә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә Ак мәчеттән (Болгар шәһәре, Спас районы) Корбан бәйрәме турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы