Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Атна ахырына Татарстанда суытачак

Синоптиклар республикада атналык һава торышын фаразлады.

Республикада бу атнада яшенле һәм яңгырлы, салкын һава торышы саклана. Моннан тыш, ял көннәрендә салкын була.

9 июньдә яшенле көчле яңгырлар көтелә. Җил тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә температура +11 градуска кадәр, көндез +28 градуска кадәр көтелә.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 10 һәм 11 июньдә, Татарстанда һава торышы уртача булачак. Синоптиклар фаразларына караганда, төнлә +11 градус, ә көндез +27 градуска кадәр көтелә. Шулай ук кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил ихтимал.

Җомга көнне, 12 июньдә, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Бу көнне яшенле һәм көчле җилле яңгыр явачак. Шул ук вакытта төнлә температура +12 градуска кадәр булачак, ә көндез +22 дән +27 градуска кадәр җылытачак.

Шимбә көнне, 13 июньдә, салкын фронт узганнан соң, җил үз юнәлешен үзгәртәчәк. Төнлә һава температурасы +9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә һава температурасы +13 тән +18 градуска кадәр булыр дип көтелә. Явым-төшемнәрнең кимүе фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса