19 май көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бүген төнлә, иртәгә иртән һәм көндез яңгыр явуы ихтимал.
Урыны белән яшен һәм боз яварга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Көндез һәм кичен секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, кайбер районнарда 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+9 градус булса, көндез +13..+18 градус булачак.