11 июнь иртәсендә Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелгән.
Аның барышында 80 машина йөртүче тикшерелгән.
Аларда түбәндәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелгән: куркынычсызлык каешын эләктермәү – 5 очрак, тиешле документлар йөртмәү - 1 очрак, дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү - 6 очрак, транспорт чарасы тонировкалы булу - 2 очрак, битлек һәм перчаткалар булмау - 1 очрак.
Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге