Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә самокат урлаучының эзенә төштеләр

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә 30 яшьлек ханым мөрәҗәгать итеп, Ринат Галиев урамындагы йортларның берсендә баскыч мәйданчыгыннан балалар самокатын урлаулары турында хәбәр иткән иде.

Китерелгән зыян 2600 сум белән бәяләнгән.

Оператив-эзләү чаралары барышында әлеге җинаять кылуда элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган 20 яшьлек кешенең катнашы булуы ачыклана.

Ул үз гаебен таныган. Шикләнелүче үзе хәбәр иткәнчә, җинаятьне ул исерек хәлдә кыла. Самокатны шул кичтә үк җимереп, күрше ишегалдында ташлап калдыра.

Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса