Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Наркотик матдә саклаган әлмәтлегә хөкем карары чыгарылды

Агымдагы елның язында 29 яшьлек әлмәтле урман буенда наркотик матдә табып ала. Аның бер өлешен куллана, калган өлешен үзендә саклый.

Шәһәр прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. 

Суд аны РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәнең 1 нче өлеше буенча "Сату максатыннан башка законсыз зур күләмдә наркотик матдәләр саклау"да гаепле дип таныган. 

6 март көнне ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Тикшерү барышында аңарда 0,78  грамм күләмендә наркотик матдә табыла.
Әлмәтлегә бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга иректән мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш, ул алкоголизм һәм наркоманиядән дәвалау курсы үтәргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса