Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар әлмәтлеләрне алдап акча алганнар

Полициягә Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Билгесез кеше «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәгә хокуксыз керү юлын алгач, әнисе юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм ашыгыч ярдәм каретасында үлгән дигән мәгълүмат яза. Хәбәр авторы имеш җирләүне оештыру өчен 22 мең сум сораган. Шәһәрнең 19 яшьлек егеттән танышы социаль челтәр аша 3800 сум сораган һәм икенче көнне кире кайтарырга вәгъдә иткән. Ир шунда ук кирәкле сумманы күчерә. Берничә минуттан соң зыян күрүче танышыннан сәхифәне мошенниклар ватуы турында тавышлы хәбәр ала һәм бернинди акча да күчермәвен сорый.

Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча РФ Җинаять Кодексының 272 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Әлеге җинаять 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яки 1 елдан 2 елга кадәр төзәтү эшләре белән, яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана.

Кагыйдә буларак, мошенниклар кулланучының сәхифәсен  җентекләп өйрәнә һәм аның исеменнән иң якын кешеләргә, ышанычы югары булганнарга язалар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге гражданнарга хәтта иң якын дусларыннан яки туганнарыннан да шундый хәбәрләр килгәндә, аларга шалтыратып, аларның сезнең ярдәмгә мохтаҗ булу-булмавын ачыклау, яки социаль челтәрдәге әңгәмәдә сез һәм ул гына белә торган сораулар бирергә киңәш итә.

 Социаль челтәрдә сәхифәләре булган кешеләргә үзләрен саклар өчен түбәндәге кагыйдәләрне киңәш итәбез:

- катлаулы парольләр уйлап файдаланыгыз, аларда саннар, символлар, шулай ук юл һәм баш хәрефләр булырга тиеш.

- беркайчан да шикле сылтамалар буенча күчмәгез, бигрәк тә аларны таныш булмаган кешеләр җибәргән очракта.

- үз сәхифәгезгә кергәндә, мәгълүматны кертергә кирәк булган очракта, браузерның эзләү юлындагы сайт адресына һәрвакыт карагыз, ул оригиналь сылтамадан ялган бер билге яки  хәрефе белән аерылырга мөмкин. Сатып алган товар өчен алга түләү - интернет-кибетләрдә эшләүче мошенникларның уңышлы куллана торган гадәти практикасы. Аларның максаты -  сезне реаль булмаган товар өчен түләргә мәҗбүр итү.

Шул рәвешле, 41 яшьлек ир-ат интернет-кибеттә баласы өчен урындык алганда 14 мең сумга алданган, акчасының яртысын күчергәннән соң, түләү килеп җитмәгән дип ир-атны алдаганнар, яңадан шул 7000 сум күчергәч, сайттагы игълан да, сатучы белән әңгәмә дә юкка чыгуын күрә.

32 яшьлек хатын-кыз электросамокат алам дип, интернет-кибетнең "көзгеле" вариантына кереп 12 800 сум югалткан. Киләсе көнне сайт юкка чыккан, телефоннары сүнгән.

Шәхси программа буенча бозымны алу 60 яшьлек пенсионер ханымга 1 миллион сумнан артык төшкән.

Бу фактлар буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса