Бүген Татарстан прокуратурасы башлыгы Илдус Нәфыйков Әлмәт прокурорына имин булмаган гаиләләрне ачыклау юнәлешендә җирле органнарның эшен тикшерүне йөкләде.
Моңа кичәге гадәттән тыш хәл сәбәпче булган. Искәртеп үтәбез, Әлмәттәге бер фатирда 8 яшьлек баланың һәм аның әнисенең үле гәүдәләре табылды.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, шәһәрнең бер балалар бакчасында эшләүче 38 яшьлек тәрбияче һәм аның 8 яшьлек улының үле гәүдәләрен гаилә башлыгы табып ала. Тикшерү мәгълүматлары буенча, малай буып үтерелгән, ә аның әнисе, фаразлар буенча, үзен-үзе үтергән.
ТР прокуратурасының үзәк аппаратында баланы үтерү турындагы җинаять эшен тикшерү аерым контрольгә алынган.
18+