Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле коелган ипи валчыгы өчен баласына суккан

2022 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьясы тарафыннан әлмәтлегә карата административ хокук бозу турында эш каралды.

Ханым аңлы рәвештә кулы белән баласынынң битенә китереп суга. Нәтиҗәдә бала физик авырту кичерә, тәненә зыян килә. 

Баланың әнисе беркетмә белән килешә, кече кызын кыйнауда гаепләнә, кызының ипи ашаганда коеп ашавына ачуы чыга  һәм тәрбия максатларында кызына суга, кылган эшләре өчен тәүбә итә.

Балигъ булмаганнарның законлы вәкиле - «Опека» идарәсе җитәкчесе 2022 елның 30 маенда балалар бакчасына бер әнинең тән әрәхәте булган баланы балалар бакчасына алып килүен хәбәр итә.  

Баланың медицина ярдәменә мохтаҗ булуы ачыклана, шуңа бәйле рәвештә ул балалар хастаханәсенә китерелгән.

Хокук бозучының гаебе эксперт бәяләмәсе белән дә раслана.

Хатын-кызны гаепле дип тапканнар һәм дәүләт табышына түләү белән 5000 (биш мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләгәннәр.

Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса