Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшүсмерне пычак бәреп үтерә язган кешене хөкем итәчәкләр

Егет үз гаебен өлешчә таныган.

Әлмәттә яшәүче 19 яшьлек ир балигъ булмаганның сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Бу хакта ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 9 март төнендә исерек егет белән  16 яшьлек ике яшүсмер арасында конфликт килеп чыккан. Ызгыш вакытында егет үсмергә ике тапкыр пычак белән һәҗүм итә һәм аннан кесә телефонын ала, аннары икенче егеттән телефон таләп итә. Әлмәтлене аның танышы туктата.

Реклама


Егет үз гаебен өлешчә таныган. Тикшерү вакытында ул сак астында калган. Җинаять эше судка җибәрелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса