COVID-19га каршы өч вакцина сынаулар узды
Коронавирус

COVID-19га каршы өч вакцина сынаулар узды

Бу хакта Роспотребнадзорның «Вектор» Вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге генераль директоры Ринат Максютов хәбәр итте. ⠀

COVID-19 вирусына каршы өч вакцина прототибы иммунитетның вируска каршы көрәшү сәләтен формалаштыру буенча сынауларны уңышлы узды.

Үзәкнең 100 дән артык хезмәткәре нәтиҗәле һәм куркынычсыз яңа буын вакциналары булдыру өстендә эшли.