Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә барлык авыруларга да компьютер томографиясе уздырыла

Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда уздырган чираттагы туры эфирын коронавирус белән көрәш буенча Татарстанның көньяк-көнчыгыш штабы җитәкчесе Вера Головина белән берлектә уздырды.

Штаб җитәкчесе бүгенге көндә хастаханәдәге хәл-торышны җиткерде.

“1 апрельдән башлап бүгенге көнгә кадәр Covid-19 диагнозы белән 46 кеше кабул ителде, шуларның 8 е – июнь аенда. Пациентларның 30 % ы стационарда дәваланды, калганнары авыруны җиңел яки симптомсыз формада үткәрде. Хәзер госпитальдә 39 кеше дәвалана, шуларның 12 сендә коронавирус инфекциясе диагнозы расланды. 6 кеше реанимациядә”, - дип билгеләп үтте Вера Ростиславовна.


Госпитальнең барлык кирәкле дарулар, дәвалау җайланмалары белән тәэмин ителгән. Бүген дәвалау учреждениесендә ОРВИ белән авыручыларның үпкәләренә компьютер томографиясен уздыруны гамәлгә керткәннәр, ягъни хәзер һәркемдә пневмония булу-булмауны тикшерәләр.

Вера Головина шулай ук барлык хезмәттәшләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм үз эшләренә тугрылык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса