Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов социаль объектлар төзелеше һәм ремонт эшләре барышын тикшерде ⠀

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов онкодиспансерның радиологик корпусы, перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы төзелешләрен, Грузин һәм Ленин урамнарында, чистарту корылмаларындагы реконструкция барышын тикшереп чыкты.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык объектларда да саклык чаралары, санитар нормалар һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлә. Социаль әһәмияттәге объектларны ремонтлау һәм төзү буенча алынган барлык йөкләмәләр дә вакытында һәм тулы күләмдә үтәләчәк.

Техснаб бистәсендәге Грузин урамында асфальт-бетон өслек яңартыла. Бу - 2020 елда юл төзүчеләрнең беренче объекты.


Быел барлыгы 15 урамны ремонтлау планлаштырыла: Нефтьчеләр, Цветочная, Тюленин, Төзүчеләр, РТС (тыкрык), Сәйдәшев, кече Сыртланов, Лесная (Красноармейка), Макаренко, Овражная, Уральская, Тургенев тыкрыгы, Төзүчеләр проспекты, Җәлил-Белоглазов-Гафиятуллин күпере.

Әлмәттә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән онкологик диспансерның радиология корпусы төзелде. Җиһазлар китерү һәм монтажлау вакытын тизләтергә кирәклеге билгеләнде. Ленин урамының Маяковский урамыннан алып Чехов урамына кадәрге участогында төзекләндерү эшләре башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус