Татарстанда үзмәшгульләр өчен пропуск алуга 4 максат өстәлде
Цифрлы пропусклар системасына үзгәрешләр үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында үзмәшгульләргә ярдәм итү максатларында өйдән чыгу өчен өстәлде.
Бу хакта ТР Президенты йөкләмәсенә сылтама белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.
2019 яки 2020 елларда һөнәри салымын бер генә тапкыр булса да түләгән гражданга үз ИННын https://covid19.tatarstan.ru/ порталда шәхси кабинетта күрсәтергә кирәк.
Әлеге функциядән бары тик онлайн-режимда гына файдаланырга мөмкин.
Мисал өчен, үзмәшгуль гражданнар өйдән чыгу өчен максатлар сыйфатында курьер хезмәтен, җитештерү бинасына баруны, материаллар сатып алуны һәм такси хезмәте тәкъдим итүне күрсәтә алачак. Цифрлы пропуск 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Татарстанда цифрлы пропускларга бәйле мәсьәләләр буенча кайнар элемтә эшләвен дәвам итә. Телефоны: 8-800-250-90-33.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа