Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда COVID-19 белән тагын 43 кеше авырган

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 43 очрагы ачыкланган. Шулардан 18 кеше госпитализацияләнгән һәм 25 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 3 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 10 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 9 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 9очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 4 очрак, 80 тән - 90 яшькә кадәр – 6 очрак, 90 яшьтән өлкәнрәк - 2 очрак теркәлгән.  

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 19 очрак, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә  4 очрак, Түбән Камада 3 очрак, Актаныш, Лаеш. һәм Лениногорск районнарында 2 шәр очрак, Кукмара, Питрәч һәм Теләчедә районнарында берәр очрак теркәлгән.

16 июньгә Татарстанда 4001 кешегә коронавирус диагнозы куелган.  Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2835 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 11
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса