Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә балалар урамда йөргән өчен ата-аналарны җәзага тарталар

Бу якшәмбедә балигъ булмаган бик күп баланың әти-әниләреннән башка урмада йөрүе ачыкланды.

Аерым алганда, Герцен урамындагы бер йортның подъезды янында яшүсмер кызларны исерек хәлдә табып алалар. Аларга карата «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү» статьясы буенча беркетмә төзелгән. Бу хакта Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хәбәр итте.

Шул ук маддә буенча 15 әти-әнигә карата беркетмәләр төзелде. КППда (алар Әлмәттә 12 ) полиция хезмәткәрләре 9 машина йөртүчедән аңлатма алган, аларда эштән бирелүче белешмә һәм үз-үзеңне изоляцияләү вакытында шәһәр буенча хәрәкәт итүгә смс-рөхсәтләр булмаган. Җәяүле постлар 25 кешене белешмәсез һәм смс-хәбәрсез очраткан.

Режимның хокук саклау органнары тарафыннан җәзалау өчен түгел, ә кешеләр иминлеге өчен оештырылуын аңламыйча, режимны бозуларын алар бу хакта белмәүләре яки онытулары белән аңлаттылар. Бу гражданнарга карата РФ КоАП 20.6.1 маддәсе буенча «Гадәттән тыш хәлләр вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» буенча беркетмәләр төзелде. Эш материаллары судта каралачак.

Административ беркетмәләрне алга таба чаралар күрү өчен шәһәр судына төрле дәүләт структуралары — ТР Экология министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре һәм башкалар төзергә һәм тапшырырга хокуклы.

Шулай итеп, үз-үзеңне изоляцияләүне бозучыларга карата вазифаи затлар РФ КОАП 20.6.1 маддәсе буенча «Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» буенча административ беркетмәләр төзи. Ул 1 апрельдән гамәлгә керде.

Физик затлар өчен штрафлар 1000 сумнан 30 000 сумга кадәр; вазифаи затлар өчен — 10 000 сумнан 50 000 сумга кадәр; юридик затлар өчен — 100 000 сумнан 300 000 сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса