Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда COVID-19 белән тагын 38 кеше авырган

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 38 очрагы ачыкланган. Шулардан 21 кеше госпитализацияләнгән һәм 17 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 4 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 7 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 6 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 17 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 4 очрак теркәлгән.  
 

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 19 очрак, Чаллыда  9 очрак, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында 2 шәр очрак, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

18 июньгә Татарстанда 4078  кешегә коронавирус диагнозы куелган.  Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 2907 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 33.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса