Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Ата-аналар җыелышлары кайда узачак?

Мәктәптә ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр, әмма бинада вакытта кешеләр саны 50дән артмаска тиеш.

Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларына ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Безгә мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да еш кына ата-аналар җыелышы турында сорау бирәләр. Биредә ата-аналар җыелышын онлайн режимында яки урамда үткәрүгә өстенлек бирергә кирәк», — дип искәртте Патяшина.

Аның сүзләренчә, әгәр ата-аналар җыелышын бинада үткәрү ихтыяҗы бар икән, анда кешеләр саны илледән дә артык булмаска тиеш. Шул ук вакытта, барлык әти-әниләрнең дә битлек киюе шарт, ә җыелыштан соң дезинфекция чаралары кулланып бүлмәне җыештырып чыгарга һәм җилләтергә кирәк.

Моннан тыш, балалар бакчаларында утренникларны төркемнәр буенча гына үткәрергә мөмкин, дип өстәде Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса