Хәзер чит илләрдән килгән 92 кеше һәм коронавирус йогышы диагнозланган затлар белән элемтәгә кергән 24 кеше карантинда.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Instagram'да бүгенге көндә коронавирус белән бәйле хәл-торышны бәян итте.
Әлмәттә Сovid-19га уңай анализ белән 7 кеше исәпләнә. Шуларның икесендә авыру расланган, бишесендә беренчел анализ уңай күрсәткән.