Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда үзизоляция режимына үзгәрешләр кертелде

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Covid-19 коронавирусы таралу шартларында үзизоляция режимы турындагы карары яңартылды.

Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

12 майдан кайбер урыннарында үзгәрешләр кертеләчәк.

Шулай итеп, документ нигезендә гражданнарга ваклап сату объектларында, хезмәт күрсәтү урыннарда, пассажирлар һәм багаж ташу транспортында, шул исәптән таксида, шулай ук җәмәгать урыннарында медицина битлекләреннән яки респираторлардан, перчаткадан башка булу тыела.

Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларына, шул исәптән күпфатирлы йорт ишегалларында урнашканнарына да чыгу рөхсәт ителми. Бу объектларга хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләренә чикләү кагылмый.

Әлеге көннән муниципальара пассажирлар һәм багаж йөртү тыела. Маршрутлар буенча даими рейслар искәрмә булып тора. 

Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер чикләүләрне гамәлдән алды. 

Аерым алганда, автосалоннар, ЗАГС органнары һәм аерым керү мөмкинлеге каралган, мәйданнары 400 квадрат метрга кадәр булган азык-төлек сатмаучы сәүдә залларына эшчәнлек җәелдерү рөхсәт ителә. 

ЗАГС идарәсендә никахлашу тантанасын теркәүдә кеше саны 10 нан артмаска тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса